Мәдрәсә шәкертләре танылган мөнәҗәтче белән аралашты

01 март 2016 ел 13:41

26 нчы февраль көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Татарстанның халык артисты, күренекле мөгаллим Миңгол Галиев белән очрашу узды.

Шәкертләргә ул үзенең тормыш юлы турында сөйләде, сәнгатьле сөйләм буенча мастер-класс үткәрде һәм һәр укучы белән индивидуаль дәрес алып барды.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Миңгол аганың танылган шәхес булуын шәрехләп, аның хәзерге дәрәҗәләргә тормышның бар ачысын-төчесен күреп ирешүе хакында җиткерде.

Хәзерге вакытта Миңгол Галиев Татар җыр мәктәбен булдырган һәм ул анда укучыларга татар моңы төшенчәсе, мөнәҗәтләр, милли кыйммәтләребез турында мәгълүмат биреп килә. “Аллаһы Тәгалә кешеләрнең авазын сихри иткән, – диде күренекле моң әһеле. – Без кешеләрнең хисенә үтә белерлек дәрәҗәдә сөйләшә-аралаша белергә тиешбез. Аудиторияне, халыкны әсир итү ике төрле була ала: кылыч белән һәм җан җылылыгы белән. Бүген, кызганыч ки, рухи тәрбия артка чигенеп бара. Кеше хәзер шайтан туе кебек музыканы тыңлап туйды инде, барыбыз да күңел моңына мохтаҗ”.

Кичә ахырында Миңгол Галиев шәкертләргә үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә мәдрәсә белән хезмәттәшлек итәргә вәгъдә итте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана