Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех белән очрашты

01 март 2016 ел 18:37

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Иордания халыкара Ислам фәннәре университеты остазы – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең оныгы Хәсән (Аллаһ аннан разый булсын) аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче шәех  Габдеррәзәк Габдрахман Әс-Сәгъдине  кабул итте.

Шәех февраль азагыннан башлап Болгарда Россиянең 30га якын имамы белем күтәрә торган алты айлык курсларда фикъһ, гакыйда һәм гарәп теле фәннәрен укыта. Мөфти белән алар әлеге укулар һәм алга та,а хезмәттәшлек итү хакында сөйләштеләр.

Мәгълүм булганча, алты айлык курслар Болгарда үткәрелгән “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы”  дип аталган халыкара  фәнни-гамәли конференция кысаларында ачылды. Әлеге укулар Болгар ислам академиясе эшчәнлегенең башлангычы булып тора.

Болгар ислам академиясе бинасына бу елның 21 маенда, Ислам динен рәсми кабул иткән көндә, нигез ташы салу көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана