Кайбычта төрле диндәге яшьләр арасында мини-футбол буенча ярыш булды

02 март 2016 ел 11:28

Кичә Кайбычның “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында ислам һәм православие динен тотучы яшьләр арасында мини-футбол буенча ярыш оештырылды. “Дуслык” һәм “Дружба” дип исемләнгән командаларны район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин һәм Турминский чиркәвеннән Николай атакай җитәкләде.

Уен башланыр алдыннан Кайбыч районы башлыгы ярдәмчесе Рәмис Хәялиев чыгыш ясады. Ул һәр командага уңышлар теләде һәм ошбу чараларның төрле дин вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашуга тагы бер мөмкинлек дип ассызыклады.

Уен нәтиҗәләре буенча “Дружба” командасы 5:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Соңыннан  уенчылар бер-берләренә кул бирешеп, мондый чараларны ешрак оештырырга кирәк дигән теләкләрен белдерде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана