“Абыстайлар - дин юлында хезмәт итүче, халыкның йолаларын саклаучы хөрмәтле кешеләр”

03 март 2016 ел 10:59

2 мартта Азнакай районы абыстайлары Ак мәчеттә “Әйдәле, остабикә” бәйгесендә гыйлемнәре һәм осталыкары буенча көч сынашты.
Тантананы район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде. “Абыстайлар - дин юлында хезмәт итүче, халыкның йолаларын саклаучы хөрмәтле кешеләр, һәрбер авылның йөзек кашы булган ягымлы һәм акыллы апаларына без һәрчак хөрмәт күрсәтергә тиешбез”, - дип сөйләде хәзрәт.

 “Сабыйга” тәрбия курсларына йөрүче балаларның Коръән сүрәләре укып бәйрәмне башлап җибәрүләре ямь өстенә ямь булды. Бәйгедә районның 12 авылыннан һәм Актүбә бистәсеннән дин юлында йөрүче хөрмәтле остабикәләр җыелган иде. Алар үзара Коръән укуда, мөнәҗәт әйтүдә, ислам дине буенча сорауларга җавап бирүдә көч сынашты. Яшьләр тормышында еш очрый торган хәлләргә үз тәҗрибәләреннән чыгып акыллы киңәшләрен бирделәр, хәтта яшьлекләренә кайтып, биләүгә бала да биләделәр.

 Ә остабикәләрнең күз явын алырлык кул эшләреннән һәм төрледән-төрле татлы ризыкларыннан өстәлләр сыгылып тора иде. Конкурска җыелган абыстайларның һәркайсысы оста һәм уңган булганга, жюрига җиңүчеләрне билгеләү дә авыр булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга Уразай авылыннан Мөнирә Галиева, икенче урынга Урсай авылыннан Миннеасия Сагдиева һәм өченче урынга Әлкәй авылыннан Сәрия Фәррахова ия булдылар.

Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Азат хәзрәт бүләкләр тапшырды. Азнакай шәһәрендә озак еллар эшләгән, бик күп шәкертләрнең остазлары булган олы абыстайларга да мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана