Кайбыч имамнары җыелышы үтте

03 март 2016 ел 10:41

Кайбыч районы мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы булды. Җыелышта якын арада мәхәлләләрдә оештырлачак чаралар исемлеге төзелде, якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче балалар өчен каралган конкурсларның, викториналарның шартлары расланды һәм Аксакаллар шурасы әгъзалары сайланды. Яңа оешкан шураның җитәкчесе итеп Чүти авылы имам-хатыйбы  Рәшит хәзрәт Вилданов сайланды. Шураның калган әгъзалары итеп Югары Кошман авылы имамы Файзуллин Фәрит хәзрәт, Олы Урсак авылы имамы Зарипов Рафик хәзрәт, Мөрәле авылы имамы Гибадуллин Галимулла хәзрәт, Борындык авылы имамы Сафиуллин Тәфкил хәзрәт сайланды.

Имамнар җыелышының икенче яртысы “Салават купере” спорт комплекысында дәвам итте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана