"Зәкят" фонды “Җомга - хәерле эшләр көне” дигән акция игълан итте

11 март 2016 ел 11:51

«Зәкят» хәйрия фонды “Җомга - хәерле эшләр көне” дигән яңа акция игълан итте. Һәр атнаның җомга көнендә фонд хезмәткәрләре ялгыз кешеләрне, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрне барлык кирәк-яраклар тутырылган “Җомга күчтәнәче” белән куандырачак.

Әлеге акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Сезгә бары тик әлеге букча бәясен генә түләргә кирәк. Ул 150 сум тәшкил итә. Кирәкле сумманы Сбербанк картасна – 639002629014626229 күчерергә, яки “Зәкят” фондына килеп тапшырырга була. (Тукай урамы 3 йорт)Тулырак мәгълүмат өчен: 89178 525 414

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана