Аксубай районы Яңа Ибрай авылы мәдрәсәсендә имам Әбү Хәнифәгә һәм хәнәфи мәзһәбенә багышланган чара узды. Мәдрәсәдә белем алучы шәкертләр тамашачылар хозурына мөгаллимнәре белән бергәләп әзерләгән чыгышлар тәкъдим итте. Алар бөек дин галиме Әбү Хәнифә хәзрәтләренең тормышына һәм мирасына багышланган иде.
Чараны Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равиль хазрәт Зөфәров оештырды.