Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашты. Конгресста үткәрелгән очрашуда сүз “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы хакында барды. Имамнар җыенына әзерләнүгә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Шулай ук очрашу вакытында конгресс һәм нәзарәт вәкилләре татар авылларындагы имамнарның хәле турында фикерләштеләр.
Сөйләшүдә мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев катнашты.
“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын быел 19-21 май көннәрендә уздыру ниятләнелә. Быел ул җиденче мәртәбә оештырыла. 21 майда Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көнендә форум делегатлары һәм кунаклары Болгар җыенында катнашыр дип көтелә. Шулай ук 21 майда Болгар ислам академиясе бинасына нигез салыначак.
Узган ел җыен 12-14 июнь көннәрендә үткәрелгән иде. Әлеге чарада Россиянең 60 лап төбәгеннән 900 делегат катнашты.