Мәчетләр каршындагы курсларда куллану өчен уку-укыту һәм тәрбия әсбабларына конкурс игълан ителде

04 март 2016 ел 16:47

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының

Диния нәзарәте

Казан (Идел буе) федераль университеты

Россия ислам институты

НИГЕЗЛӘМӘ

мәчетләр каршындагы курсларда куллану өчен уку-укыту һәм тәрбия әсбабы республика конкурсы үткәрү турында

Республика конкурсы (алга таба текстта – Конкурс) Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия ислам институты тарафыннан үткәрелә.

Конкурсның максаты

Мәчетләр каршындагы башлангыч дини белем, дини тәрбия бирү курсларында тәрбия сыйфатын күтәрү.

Конкурсның бурычлары

- курсларда тәрбия бирүче мөгаллимнәр, остазлар төзегән иң яхшы уку-укыту, тәрбия әсбабын ачыклау;

- алдынгы тәҗрибәне республиканың башка мәчетләр каршындагы курсларда да файдалану;

- конкурска тәкъдим ителгән уку-укыту, тәрбия әсбабын бастыру һәм аны методик кулланма буларак мөгаллимнәргә тәкъдим итү;

- мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгын арттыруга этәргеч бирү.

Конкурсны үткәрү вакыты һәм этаплары

1 этап - уку-укыту, тәрбия әсбапларын җыю (26 февраль – 24 март 2016 ел)

2 этап - конкурс материалларын жюри тарафыннан бәяләү (24 март – 24 апрель 2016 ел)

3 этап - конкурска җибәрелгән уку-укыту, тәрбия әсбабын (әсбапларын) бастыру (24 апрель – сентябрь)

4 этап – конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү (октябрь 2016 ел).

Конкурсның номинацияләре

1. Мәктәп яшендәге балалар, яшьләр өчен уку-укыту, тәрбия әсбабы;

2. Зурлар өчен уку-укыту, тәрбия әсбабы.


Жюри составы

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәткәрләре, Казан федераль университеты, Россия ислам институты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе һәм Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда укытучы мөгаллимнәр арасыннан.

Конкурста катнашу шартлары

Конкурс мәчетләр каршындагы башлангыч дини белем, тәрбия бирүче мөгаллимнәр, остазлар арасында үткәрелә. Конкурска материаллар татар телендә электрон вариантта кабул ителә. Конкурста катнашучы мөгаллим уку-укыту, тәрбия әсбабы белән бергә үзе турында мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш.

Конкурста катнашу турында заявка һәм конкурс материаллары Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлегенә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 номерлы йорт

Электрон адрес: karibn@mail.ru

Телефон: 88432381761, 89377774084

Координатор: Карибуллин Айдар Әхбәр улы


 

Мәчетләр каршындагы курсларда куллану өчен уку-укыту һәм тәрбия әсбабы республика конкурсына

З а я в к а

Катнашучының фамилиясе һәм исеме_______________________________

Номинация_______________________________________________________

Катнашучының эш урыны_________________________________________

Адресы___________________________________________________________

Телефоны______________________________________

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана