Казанның Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре буенча дәресләр алып барыла, вәгазьләр сөйләнелә. Укулар атна дәвамында тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла.
Дәресләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре уздыра. Дәресләрдә теләге булган һәр кеше катнаша ала.
Шуны искәртәбез, моңа кадәр алар ястү намазыннан соң үткәрелә иде. Киләсе атнадан, ягъни, 7 марттан дәресләр 18.00дә башлана.