4 март көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре танылган татар хаттаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәкъкаш (Исмәгыйлев) белән очрашты.
Нәҗип Нәкъкаш — татар мәдәниятендә каллиграфия сәнгатен яңадан торгызу, саклау һәм үстерүдә биниһая эшләр башкарган шәхес. Ул мәдрәсә шәкертләренә үзенең тормыш юлы турында сөйләде, эшләгән хезмәтләре белән таныштырды һәм шәкертләргә мастер-класс үткәрде. Иң истә калганы – һәр шәкертнең туграсын ясау булды.
Нәҗип Нәкъкаш быел Татарстанның рәссамнар берлеге тарафыннан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат буларак тәкъдим ителде. Нәҗип абый үз хезмәтләрендә Г.Тукайның иҗади мирасы белән таныштырып, шагыйрьнең егерме биштән артык хезмәтеннән өзекләрне татар каллиграфиясе ысулы белән язганлыгын әйтте.
Бүгенге көндә гарәп каллиграфиясе искиткеч зур тизлек белән планетабызда зур үсешкә иреште. Нәҗип абый, шулай ук, халыкара күргәзмәдә катнашкан хезмәтләре белән таныштырып, үзенең хезмәтләре кайларда саклану турында да мәгълүмат җиткерде.
Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Нәҗип Фәйзрахман улының милләтебездә уникаль шәхес булуын ассызыклап, шәкертләргә аннан мөмкин кадәр күбрәк дәресләр алып калырга, татар шәмаилләренең эшләнеше белән кызыксынырга, тугралар ясарга өйнәнергә өндәде.
Нәҗип Нәкъкаш – меңнән артык тугра авторы, шуларның дүрт йөздән күбрәге пыялада эшләнгән. Мондый күләмле иҗатны бары тик төрле яктан әзерлеге булган галим кеше генә башкара ала. Ул үзе дә: «Монда гарәп язуын да су эчкән урынына күрергә кирәк, монда Коръәнне дә, хәдисләрне дә, гомумән, тарихны да яхшы белү сорала. Фарсы телен белү дә зарур. Сәнгатьнең бу төре әдәбият һәм дин белән катнашкан. Йолалардан, традицияләрдән дә хәбәрдар булуың мәслихәт. Әлбәттә, һәрбер рәссам боларның барысын да булдыра алмый. Шунлыктан әлеге сәнгать – хаттатлык иҗаты серләре сирәк каләм ияләренә генә ачылучан», – дип белдерде.
Нәҗип абый – катлаулы һәм мактаулы иҗат юлын сайлаган галим. Архивларда үз тикшерүчесен көтеп яткан күп кенә рухи мирас әсәрләрен халыкка кайтарды. Каллиграфия сәнгатен ялыкмыйча пропагандалап, үзе артыннан күпләгән яшьләрне ияртүгә иреште.