20 мартта Түбән Кама җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе уздырыла. Бәйгедә катнашучылар бишь номинациядә көч сынашачак:
- 7 яшькә кадәр (Коръәннән үзләре теләгән сүрәләрне яттан сөйләү);
- 12 яшькә кадәр (Коръәннең 30 нчы өлешенең яртысын яттан уку);
- 17 яшькә кадәр (Коръәннең 30 нчы өлешен яттан белү);
- 17 яшькә кадәр (Коръәннең 29 нчы 30 нчы өлешен яттан сөйләү);
- 17 яшькә кадәр (Коръәннең 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы өлешен яттан сөйләү).
Бәйгедә ир һәм кыз балалар бер номинациядә генә катнаша ала. Катнашырга теләүчеләр 15 мартка кадәр гаризаларын җибәрергә тиеш. Элемтә өчен телефон номерлары:
8-987-293-04-63 Габделкәрим хәзрәт (ир-егетләр өчен)
8-917-295-31-38 Алсу ханым (кыз-балалар өчен)