5 мартта Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Ютазы мөхтәсибәте командалары волейболда көч сынашты. Чара башында Коръән аятьләре укылды һәм бәйгене оештыруга саллы өлеш кертүче көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшинга, Баулы районы башлыгы урынбасары Фоат Хасиятуллинга һәм “Универсальный” залы җитәкчесе Равил Нагимулла улына рәхмәт хатлары тапшырылды. Нәтиҗәләр:
1 урын –Ютазы командасы;
2 урын – Баулы командасы;
3 урын – Бөгелмә командасы.
Җидүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.