ТР Кабинетлар Министрлыгында Болгар ислам академиясен төзүгә багышланган җыелыш булды

09 март 2016 ел 23:32

9 мартта ТР Кабинетлар Министрлыгында премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев җитәкчелегендә Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын төзүгә кагылышлы җыелыш булды.

Чарада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

Җыелышта шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов һәм башкалар катнашты.

Җыелышы кысаларында 4 ноябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган “Болгар ислам академиясе һәм “Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында”гы Указны тормышка ашыру мәсьәләсе һәм төзелеш эшләре буенча фикер алыштылар. Монардан тыш, әлеге проктларны уңышлы тормышка ашыру максатыннан хәйрия фондын булдыру турында да сөйләшү булды.

Проектларны март ахырында тәкъдир итәчәкләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана