Зәкяткә багышланган түгәрәк өстәл уздырыла

10 март 2016 ел 12:06

Пресс-релиз

Түгәрәк өстәл:

“Хәйриячелек- кризистан чыгу юлы.

Татарстан “Зәкят” фонды программасы -2016 ел ”

15 март, 2016

Башлану вакыты: сәгать 9.00 дә

Үткәрү урыны: Галиев мәчете, Г.Тукай ур.40

15 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды оешма эшчәнлеген киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, зәкят түләү үзенчәлекләрен аңлату, шулай ук ярдәмгә мохтаҗларга игътибар юнәлтү максатыннан һәм 2016 елда оештырылачак хәйрия акцияләре белән таныштыру ниятеннән “Хәйриячелек - кризистан чыгу юлы. Татарстан “Зәкят” фонды программасы - 2016 ел” дип аталган түгәрәк өстәл уздыра.

1998 елдан эшләп килүче ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды исламның өченче баганасын үтәргә ярдәм итә. Фондның бурычы – зәкят һәм сәдака акчаларын җыеп, аларны шәригать кануннары буенча мохтаҗларга таратудан гыйбарәт. Фонд – мохтаҗларның һәм игелек кылучыларның очрашу урыны булып тора. Шулай ук “Зәкят” даими рәвештә барлык ятим балалар йортлары һәм Беренче балалар хосписы белән хезмәттәшлек итә. Авыру балаларны дәвалауга кирәкле акчаларны җыярга булыша.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашалар:

Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор, РИИ ректоры. “Татарлар тарихында хәйриячелек. Зәкят түләүнең файдасы турында бүгенге тикшеренүләр”.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфти урынбасары, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы.  Гаиләдә балаларны хәйрия эшләренә җәлеп итү.

Рөстәм Нургалеев, Голәмәләр шурасы баш сәркатибе, РИИ проректоры. “Зәкят – Исламның өченче баганасы. Аны түләүнең фәзыйләтләре һәм файдасы”.

Талия Миңнулина, Татарстан Республикасының инвестион үсеш агентлыгы җитәкчесе. “Хәйрия эшләренә инвестиция җәлеп итү”.

Рәфис Шаһвәлиев, ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры. “Зәкят” фонды эшчәнлеге, 2016 елга планнар”.

Айрат Хәйдаров, «Татагропромбанк» идарәсе рәисе. “Россиядә ислам банкингы”.

Түгәрәк өстәл координаторы: Гөлназ Галиева. Тел.: 89377778413, 89178525414.

Аккредитация  14 мартка кадәр: ТР МДН матбугат хезмәте, тел. 264-60-38, info@dumrt.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана