Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы ришвәтчелеккә каршы көрәшне координацияләү комиссиясе утырышында катнашты.
Ришвәтчелеккә багышланган сөйләшү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Шулай ук анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми вәкилләр булды.