5 нче төзәтү колониясендә ислам динен тотучы тоткыннар арасында бәйге уздырдылар. Бәйге тәфсир фәненә (Коръән аятьләренең мәгънәви аңлатмалары фәне) багышланган иде. 20 катнашучы 4 төркемгә бүленеп, төп темага кагылышлы сорауларга төгәл, тиз һәм дөрес җавап бирүдә көч сынашты.
Нәтиҗәдә җиңүгә Н. Гобәйдуллин капитанлыгындагы команда иреште. Аларга нәзарәт, “Ярдәм” фонды һәм РИИ әзерләгән бүләкләр тапшырылды.