10 мартта Баулы районының “Өмет” мәчетендә сөекле Пәйгәмбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гә багышланган дини чара үткәрелде. Дини мәҗлесне имам – мөхтәсиб Әнвәр хәзрәт Коръән укып ачып җибәрде. Исламда әдәп –әхлак мәсьәләләрен аңлатып вәгазь сөйләде.
Мөселманнарның күбесе Пәйгәмбәребезнең сөннәте белен яхшы танышлар һәм сөннәтнең Ислам тарихында вә хокукында нинди урын биләвен беләләр. “Әмма һәр көнен сөннәт кушканча үткәрергә күпләр тырышамы, юкмы?” – дигән сорауга мөслимәләр бер-бер артлы җавап бирделәр.