Мөфти Россиякүләм эзләү-коткару отряды вәкиле белән очрашты

10 март 2016 ел 15:41

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Лиза Алерт"  Россиякүләм эзләү-коткару отрядының төбәк координаторы Айгүзәл Хәйриева белән очрашты. Сөйләшүдә шулай ук нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова катнашты.

Очрашу барышында Айгүзәл Хәйриева отряд эшчәнлеге белән таныштырды. Эзләү-коткару эшләренә мөселман яшьләрен җәлеп итү хакында килешенде.

Билгеле булганча, "Лиза Алерт"  Россиякүләм эзләү-коткару отряды республикада 2012 елдан эшләп килә. Әлеге отряд Мәскәү яны урманында 4 яшьлек Лиза Фомина югалгач оештырылган. Бүгенге көндә әлеге оешманың 48 төбәктә бүлекләре эшләп килә. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана