Бүген Арча үзәк мәчетендә Арча районы мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы булып узды. Чарада район авылларыннан килгән имамнар, мөгаллимнәр катнашты.
"Күркәм гадәтләребез буенча изге Коръән аятләре укылып илебезгә районыбызга мәхәлләләребезгә хәер бәракәт сорап дога кылынды. Аның соңында районыбызның мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев имамнарны алга таба башкарылачак дини эшләр белән таныштырды", -дип хәбәр иттеләр мөхтәсибәттән.