Түбән Кама җәмигъ мәчетендә “Үрнәк гаилә” семинары узды

14 март 2016 ел 09:42

12  мартта Түбән Кама җәмигъ мәчетендә “Үрнәк гаилә” темасына семинар үткәрелде. Әлеге чараны Түбән Кама мәчетендә гыйлем бирүче мөгаллимәләрнең берсе Айгөл Җәмилова оештырды.

Зур әзерлек таләп итә торган мондый төр лекцияләр мәчеттә ай саен уздырыла. Семинарда ир белән хатын мөнәсәбәтләре, ата-ана һәм балалар, хатын-кызның матурлыгы, өйнең яме турында  сөйләнелде. Дәреснең үзенчәлекле иҗади мөхиттә, төрле күрсәтмә әсбаплар, видеоязмалар кулланып, креативлык атмосферасында үтүе барлык мәгълүматны яңача, күпкә тирәнрәк итеп үзләштерегә ярдәм итте.

Хәзер җәмгыятебездә гаилә һәм әдәб-әхлак кебек кыйммәтләр югалып барган заманда кешеләргә традицион кыйммәтләрне дөрес итеп аңлату, аларга хаклыкны батылдан аера белүне өйрәтү гаят мөһим. Элек-электән тикшерелеп килгән гаиләләрне саклау нигезләре, әби-бабаларыбызның бай тәҗрибәләре барысы да сакланырга һәм буыннан буынга тапшырылып барырга тиеш. “Үрнәк гаилә” чарасы нәкъ менә шушы максатларны алга куеп, тыңлаучыларның акылларына гыйлем-мәгълүмат өстәп кенә калмады, ә күңелләренә матур хисләрне дә сала алды.

В мухтасибатае считают, что веками проверенные основы сохранения и укрепления семейных отношений, опыт наших предков, всё это должно бережно храниться и передаваться от поколения к поколению. И подобные мероприятия всесторонне помогают семьям в этом.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана