“Зәйтүнә” республикакүләм мөнәҗәт әйтү фестивале Бөгелмәдә үтте

14 март 2016 ел 15:19

 Кичә Бөгелмә шәһәрендә “Зәйтүнә” республикакүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Дүртенче ел рәттән уздырылган бу чарага республикабызның күп кенә төбәкләреннән һәм күрше Башкортстан төбәгеннән мөнәҗәтчеләр җыелган иде.

Фестиваль мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хайруллинның теләкләре белән башланып китте. “Бу фестиваль халыкның милли  традицияләрен саклау, аларга хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан уздырыла.  Чарада яшьләрнең актив катнашуы бигрәк тә сөендерә”, -  диде Рөстәм хәзрәт.

Конкурста барлыгы 45 аерым башкаручы һәм 14 ансамбль катнашты.

Чыгышларны  Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, яшь мөнәҗәтче Илгиз Шәйхрәзиев, Бөгелмә  балалар сәнгать мәктәбе укытучысы  Фәния Әхмәтшина, нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова бәяләде.

Көн буена сузылган бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә тәгаенләнде:

Ялгыз башкаручы ( 19-35 яшьлекләр)

Газизов Ривазетдин (РИУ)
Исламов Ранил (Азнакай)
Мөселманов Габделвәли (РИУ)

Ялгыз башкаручы (13-18 яшьлекләр)

Габдрахманова Резеда (Бөгелмә)
Галиуллина Илүзә (Зәй)
Габдрашитов Камрон (КИК)

Ялгыз башкаручы (7-13 яшьлекләр)

Алейна Каракылыч (Азнакай)
Сөләйманова Гайшә (Яңа Чишмә)
Кадыйрова Айсылу (Яңа Чишмә)

«Ансамбль»,  кече яшьтәгеләр

«Чишмә» (Бөгелмә)
«Азнакай энҗеләре» (Азнакай)
«Рисалә» (Яңа Чишмә)

«Ансамбль»,  урта яшьтәгеләр

«Җиңгәчи» (Бөгелмә)
«Тургай» (Бөгелмә)
«Хәлил» (Казан, «Мөхәммадия»)

«Ансамбль»,  өлкән яшьтәгеләр

 «Мирас» (Әлмәт)
«Хәзинә» (Башкортстан)
«Ихлас» (Әлмәт)

....

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана