Алабугада балалар арасында Коръән уку бәйгесе уздырдылар

14 март 2016 ел 15:26

13 мартта Алабуга җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Ярышта илледән артык бала катнашты. Иң яшь катнашучыга 3 яшь иде. Мөхтәсибәт тарафыннан үз төркемнәрендә җиңү яулаган балаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышта катнашып Аллаһ Тәгалә сүзләрен укыган һәр бала истәлекле бүләккә ия булды. Җюри әгъзалары әйтеп киткәнчә, елдан-ел Коръән укучы балаларның саны һәм уку осталыклары арта.

Уку елы башыннан Алабуга мөхтәсибәте шәһәр мәчетләрендә Коръән уку курсларын оештырып җибәрде һәм Аллаһның рәхмәте белән бүген инде бу эшләрнең нәтиҗәләре күренә. Бу эшләр киләчәктә дә дәвамлы булса иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана