Кол Шәриф мәчетендә Волгоград өлкәсе губернаторы җитәкчелегендәге делегация булды

15 март 2016 ел 09:50

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров җитәкчелегендәге делегацияне Кол Шәриф мәчете белән таныштырды.

Ул  кунакларга мәчет буенча экскурсия үткәрде һәм Татарстанда ислам тарихы үсеше турында сөйләде. Кунакларга мәчеттәге гыйбәдәт кылу бүлмәсен һәм Ислам мәдәнияты музеен күрсәтте.

Әйтергә кирәк, Волгоград делегациясе Казанга  13 март көнне килгән. Визит максатларының берсе - «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XVI халыкара симпозиумында һәм «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашу.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана