Узган шимбәдә Россия ислам институтында традицион «Ачык ишекләр көне» үтте. Чараның ничек узуы, дини югары уку йортының яңа кабул итү кампаниясенә әзерләнүе, булачак абитуриентларны нинди яңалыклар көтүе турында Россия ислам институтының уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат Гыйльманов «Гамьле әңгәмә» тапшыруында сөйли.
Тапшыруның эфирга чыгу вакыты: 22 мартта сәгать 13.15тә.
P.S. Тапшыру 24 мартта 17 сәгатьтә кабатлап эфирга чыгарыла.