Кайбыч районының “Салават күпере” спорт комплексында шәкертләр арасында йөзе буенча ярышлар булды. Анды мөхтәсибәтнең 5 мәхәлләсеннән 5-8 сыйныф укучылары катнашты.
Беренче этапта балалар ирекле йөзү буенча катнаш эстафетада көч сынашты һәм беренчелекне Борындык авылы вәкилләре яулады. Ярышның икенче өлешендә исә шәкертләр 25 метр арага йөзүдә шәхси беренчелек үтте. 5-6 сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Кошман авылыннан Сәйдәш Сабиров, ә 7-8 сыйныф укучылары арасында Булат Мотыйгуллин яулады.
Барлык җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга бассейнга сертификатлар бүләк иттеләр.