Яшел Үзәндә “Яшьләр һәм дин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды

24 март 2016 ел 16:55

23 мартта Яшел Үзән районының “Родина” мәдәният сараенда “Яшьләр һәм дин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Чараны Яшел Үзән муниципаль районының яшьләр парламанты оештырды.

Түгәрәк өстәлдә нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, православие дине вәкилләре, мөгаллимнәр һәм журналистлар катнашты.

Чакырылган кунаклар яшьләр белән уртага салып Аллаһка ышану, рухи үсешнең баскычлары турында сөйләште һәм яшь буынның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Нияз хәзрәт Сабиров үзенең чыгышында яшьләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, замана яшьләрен борчыган күпсанлы мәсьәләләрне күтәрде. Аерым алганда,  наркомания, алкоголизм, үз-үзеңә кул салу кебек тискәре күренешләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны хәл итүдә дини тәрбиянең тоткан урынын аңлатты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана