Бүген ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын Казанның Әмәт бистәсе мәчетендә укыды. Иң башта Камил хәзрәт җыелган халыкка вәгазен ирештерде. Аерым алганда, мөфти хәзрәтләре Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең сөннәте буенча яшәү, җәннәт белән җәһәннәм, гамәл һәм сөннәт кебек темаларга тукталды. Җәннәт куанычында яшәргә теләүчеләргә ислам дине кыйммәтләренә таянырга һәм Аллаһ каршында барлык гамәлләребез өчен җаваплылык тыярга чакырды.
Мәчеткә мөфтинең вәгазен тыңларга олысы да, кечесе дә килгән иде. Намаздан соң Камил хәзрәтнең мәхәллә абыстайлары белән дә борчыган мәсьәләләр буенча сөйләште.