Бу көннәрдә бер төркем Татарстан мөселманнары гомрә хаҗын үтәп туган якларына кайтты. Төркемнең җитәкчесе итеп көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин билгеләнде.
Сәфәр барышында хаҗилар Мәккәдә гомрә хаҗы гыйбадәтләрен кылдылар, ә Мәдинә шәһәренә барып, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм мәчетендә,Үхүд тауында һәм мөселманнар өчен әһәмияткә ия башка тарихи җирләрдә булды.