Мөфти Галиев мәчетендә дин галимнәре белән очрашу уздырды

25 март 2016 ел 22:34

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Галиев мәчетендә Коръән тәфсире буенча чираттагы дәресе  булды һәм биредә ул дәрескә килүчеләрне ислам дөньясында билгеле Марокко һәм Мисыр галимнәре белән таныштырды.

Мәгълүм булганча, 21-27 март көннәрендә Россия ислам институты каршындагы Дини оешма хезмәткәрләре һәм уку йортлары укытучыларының квалификация күтәрү үзәге “Мөселман дини оешмалары белән идарә итү теориясе һәм практикасы” программасы буенча Идел буе федераль округы имамнары өчен квалификация күтәрү курсларын үткәрә.

Дәресләрне чит илләрдән килгән ислам фәннәре белгечләре: “Традицион исламның актуаль мәсьәләләре” темасына әл-Әзһәр университеты профессоры  Хәмдалла Хафиз Мөхәммәт Сафти, “Күп конфессияле җәмгыятьтә дөнья диннәре: тарихи-чагыштырма анализ. Динне өйрәнү фәннәрендә фәнни тикшерү методикасы” буенча - әл-Карауиин университетының теология факультеты профессоры Мостафа Буҗумуа алып бара.

Бүген алар Галиев мәчетендә булдылар. Мөфти Әл-Әзһәр халыкара  университеты мөгаллиме, шәригать фәннәре докторы Хәмдалла әс-Сафти һәм Мароккодагы әл-Карауиин университеты мөгаллиме, теология фәннәре докторы Мостафа Буҗумуа белән бүгенге вәзгыять, дини мәгариф өлкәсе, гыйлем бирү мәсьәләләре хакында фикерләште.

Очрашуда мөфти урынбасары,  РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм шулай ук дәрескә килүчеләр катнашты. Мөхтәрәм кунаклар шәкертләргә үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр, дини гыйлемне ныгытырга чакырдылар. 

Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәтнең Коръән тәфсире дәресе һәр атнада җомга көнне сәгать 18.00 дә уздырыла. Дәресләргә теләгән һәркем килә ала.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана