Кукмарада Коръән бәйгесендә 155 кеше катнашты

28 март 2016 ел 15:02

29 мартта Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Анда Коръәнне яттан белү буенча осталыкларын күрсәтергә теләк белдерүче барлык якташларыбыз катнашты. Күркәм йолага әверелгән әлеге чарада быел 155 кеше катнашты: мәктәп һәм мәктәпкәчә яшендәге балалар саны 90 булса (48 малай һәм 42 кыз),  өлкәннәр 65 булды (23 ир, 42 хатын-кыз). Катнашучылар яшь һәм белем дәрәҗәсее буенча берничә төркемгә бүленде. 

7 яшькә кадәрге балалар үзләре теләгән сүрәләрне сөйләде. Алар арасында 3 яшьлек балалар шактый иде, ә инде иң кечкенәләренә нибары 2 яшь кенә булды: алар – Вахит авылыннан Сәмигуллин Сөләйман һәм Югары Казаклар авылыннан Вәлиуллина Мәрьям. Башка катнашучылар яшь буенча шундый төркемнәргә бүленделәр: 8 - 12  һәм 13 - 17 яшьлек балалар, 18 яшьтән башлап һәм өлкәнрәк  олылар (малайлар һәм кызлар, ирләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты). Барлык төркемнәр белем дәрәҗәләре буенча да бүленде: Коръәннән 5 сүрә яттан белүчеләр; ахыргы 10 сүрәне һәм шулай ук 20 һәм 30 сүрәне яттан белүчеләр.  Һәр төркемдә катнашучыларның осталыгын мәдрәсә мөгаллимнәре бәяләде. Бәйгедә катнашкан һәр балага тәм-том тутырылган пакет, ә олырга чәй белән китаплар өләшенде.

Элекке елларда кебек, быелгы конкурста да иң өлкән катнашучылар билгеләнде. Ирләр арасында 2 кеше иң өлкәне булып танылды: 79 яшьлек   Мәгъсүм Нәсыйбуллин(Мамадыш районы, Олыяз авылы) һәм 78 яшьлек Хәйретдинов Габделәхәт (Кукмара бистәсе). Хатын-кызлар арасында иң өлкәннәре буларак шулай ук 2 апаны билгеләп үттеләр: алар – Зәрипова Нәкыя (69 яшь, Купка) һәм Бәдретдинова Миңсылу (68 яшь,  Кукмара).  

Нәтиҗәләрне игълан иткәнче, бәйгегә килүчеләр алдында Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. “Мондый бәйгеләр Коръән  аятьләрен ятлау һәм өйрәнү өчен бик яхшы сәбәп-этәргеч булып тора”,  – дип билгеләп үтте ул. Соңыннан җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар исемнәре игълан ителеп, аларның һәммәсенә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чарада булучыларның уртак фикере буенча, Аллаһ Китабына багышланган бәйрәм бик уңышлы һәм күңелле үтте.

  Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана