Буа мәдрәсәсендә “Яшь талантлар” төбәкара бәйге үтте

28 март 2016 ел 10:45

25 мартта Буа мәдрәсәсендә балалар өчен ислам мәдәниятенә багышланган “Яшь талантлар” дигән төбәкара бәйге үтте. Аны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте, Буа мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы Буа муниципаль җирле бүлекчәсе һәм Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.

Чарада Диния назәрәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Казаннын “Шамил” мәче имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов катнашты.

Бәйгедә Буа, Апас, Тәтеш районнары мәктәпләренең 100 гә якын укучы чыгыш ясады. Алар 4 номинациядә көч сынашты:

“Ислам дине  тематикасы буенча иң яхшы шигырь сөйләүче”

1 урын –Лейля Мифтахутдинова (Буа район, Яңа Тинчәле авылы, «Авылым мәчете» шигыре);

2 урын –Гулина Гаязова (г. Тетюши), Иркә Мәрданова (Апас районы, «Таян Аллага» шигыре);

3 урын – Яруллин Алмаз (Буинский район, д.Кильдуразы, стихотворение «Көйле иман»), Зарипова Камиля (г. Буинск, стихотворение «5 столпов Ислама»).

       “Ислам дине тематикасы буенча  иң яхшы спекталь уйнаучы”

1 урын – Буа мәдрәсәсе шәкертләре, “Хәлиф Гомәр ибн Хәттаб тормышыннан бер вакыйга”;

       “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы хикәя сөйләүче”

1 урын–Назлыгөл Галимова (Тетеш районы, «Күчтәнәч» хикәясе);

2 урын –Рөстәм Хәйруллин (Тәтеш районы, Нух галәйһиссәламгә багышланган хикәя);

3 урын –Алина Самитова (Буа районы, Йосыф галәйһиссәламгә багышланган хикәя).

       “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы җыр башкаручы”

1 урын –Камил Вәлиев (Буа шәһәренең 2 нче лицей укучысы), «Кояшкай» ансамбле (Тәтеш районы, “Мөнәҗәт”);

2 урын –Ильнара Зәйнуллина (Тетеш районы);

3 урын–Гелгенә Гамирова (Буа районы).

Барлык бәйгедә катнашучыларга буләкләр, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар бирелде. Чара бәйрәм табыны артында төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана