Чирмешән районының үзәк мәчетендә атна дәвамында балалар өчен мөселман лагере эшләде. Быел ул бөек ислам галиме Әбү Хәнифәгә багышланган иде.
Балалар лагерь кысаларында һәр мөселман белергә тиешле сүрәләрне ятлады һәм Әбү Хәнияфәнең тормышы, эшчәнлеге белән якыннанрак танышты.
Монардан тыш, балалар өчен күңел ачу программасы да оештырылган иде: тимераякта шуу, бассейнга бару һәм тарихи, дини объектлар белән танышу.