Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда “Азан” радиосы махсус конкурс әзерләде. Бөек Ватан сугышында күрсәтелгән каһарманлык хәтерләребездә саклансын өчен гаилә тарихлары белән уртаклаша аласыз. Теләгән һәркем сугыш белән бәйле гаилә тарихын, фотоларны җибәрә ала. radioazan@mail.ru почтасына “Хәтер” исеме белән юлларга кирәк.
Хатлар радио сайтында урнаштырылачак. Шулай ук махсус тапшыруларда яңгыраячак. Шулай ук тапшыруларның аудиоязмаларын радионың “В Контакте”дагы төркеменә кереп тыңларга мөмкин - https://vk.com/radioazan.