Кичә Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Ачылыш тантанасында район мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.
Быел бәйгедә Әмәттән һәм күрше районнардан килгән100 якын бала катнашты. Бәйге 4 номинациядә үтәкерелде. Һәр номинациядә җиңүче Әлмәт мөхтәсибәте әзерләгән бүләкләргә ия булды. Абсолют җиңүче исемен Габдулла Әүхәдиев яулады.