Татарстан мөфтие Болгарда имамнарга дипломнар тапшырды

28 март 2016 ел 16:20

Бүген Болгардагы Ак мәчеттә уздырылган алты айлык курсларга йомгак ясалды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин биредә гыйлем туплаган 27 имамга дипломнар тапшырды. Әлеге тантаналы чарада Спасс районы башлыгы Камил Ногаев, имам-мөхтәсиб Фәргать хәзрәт Минсәгыйров, имамнарга гыйлем биргән Иордания халыкара Ислам фәннәре университеты остазы Габдеррәзәк Габдрахман Әс-Сәгъди, Төркия дин белгече, Коръән-хафиз, имам Габдулла Фалай һәм башкалар катнашты.

“Болгарда безнең бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткәннәр. Быел менә шушы истәлекле көндә – 21 майда биредә Болгар ислам академиясенә нигез ташы салыначак. Болгар ислам академиясе проектын Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.  Алга таба академиядә докторлык дәрәҗәләрен яклау  көтелә. Алты  айлык укулар Болгар ислам академиясе эшенә башлангыч булып тора” ,– диде ул һәм диплом алучы имамнарга дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.

Алты айлык курсларда имамнар Изге Коръәнне тавыш белән укырга өйрәнделәр, ислам фәннәре буенча гыйлемнәрен ныгыттылар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана