Россия ислам институты Чаллыда “Ачык ишекләр көне”н уздырды

29 март 2016 ел 10:05

26 мартта Чаллы шәһәренең Хәләл Үзәгендә шәһәр мөхтәсибәте булышлыгы белән Россия ислам институты дини югары уку йортына укырга керү тәртипләре белән таныштыру максатыннан “Ачык ишекләр көне”н узды.

Хәләл Үзәкнең төп бурычы - шәһәр мөселманнарын хәләл ризык, дини әдәбият белән тәэмин итү булса да, ул дин кардәшләребез өчен эчтәлекле мөһим чаралар үткәрүне дә үзенең мөһим бурычы итеп саный.

Биредә кыска гына вакыт эчендә Ислам китаплары күргәзмәсе, шәһәр хаҗиләре мәҗлесе, хәләллек буенча укулар оештырылды. Чираттагы чарага шәһәрнең “Ак мәчете” мәдрәсәсе шәкертләре, шәһәр имамнары, дини гыйлем алырга теләүче йөзләрчә мөселман җыелды. Аларга Россия ислам институты хакында күп мәгълүматлар бирелде.

Җыелучылар алдында институтның филология факультеты деканы Габдулла хәзрәт Шәнгәрәев җитәкчелегендә унга якын мөгаллим, декан урынбасарлары, шәригать белгечләре чыгыш ясады. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ошбу чараны ачу тантанасында чыгыш ясап болай диде: “Элегрәк дини гыйлемне читтән эзләргә тырыштык. Һәм инде аның яхшы яклары белән бергә яман якларын да күрдек. Ата-бабаларыбыз халкыбызның үзенчәлеген, менталитетын исәпкә алып гыйлем биргәннәр. Безгә шул асылыбызга кайту кирәк. Һәм моның өчен бүгенге көндә үзебездә бар мөмкинлекләр дә тудырылган.” 
Россия ислам институты  җөмһүриятебездә 18 нче ел эшли. Биредә Россиянең 50 төбәгеннән 1300 студент укый. Алар теология, лингвистика, ислам икътисады, журналистика буенча гыйлем алалар. Институт кысаларында Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, Казан Ислам университеты (фәкать дини белем бирә) уңышлы эшли. Институны тәмамлап тагын да тирәнрәк гыйлем алу мөмкинчелеге бар. Очрашуда шулай ук дистанцияле укыту хакында да хәбәр бирелде. 
Чара барышында Чаллыда эшләүче бердәнбер “Ак мәчет” мәдрәсәсе белән дә якыннан танышу булды. Мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев мәдрәсәне уңышлы тәмамлаучыларның Россия ислам институтының  өченче курсына укырга кабул ителүләрен хәбәр итте. 

Соңыннан институт мөгаллимнәре сорауларга җаваплар бирде. Аралашу барышында Чаллы шәһәрендә Россия ислам институтының  филиалын ачу кирәклеге турында тәкъдим әйтелде. Ошбу чараны оештыруга күп көч куйган Үзәк җитәкчесе Илдар Җәмил улына рәхмәт белдерелде. Хәләл Үзәк барлык килүчеләрне кайнар пылау һәм чәй белән сыйлады. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана