Буа имамнары ислам фәннәре буенча гыйлемнәрен арттыра

29 март 2016 ел 12:18

28 мартта Буа мөхтәсибәтендә имамнарның белемен күтәрү максатыннан укулар оештырылды. Дәресләрне имам-мухтасиб Илмир хәзрәт Хәсәнов башлап җибәрде.

Имамнар өч көн дәвамында ике юнәлештә дәрес алачак. Илмир хәзрәт Хәсәнов  Абдулла Әдһәмовның “Гакыйдә” китабыннан сабак биреп, имамнар сорауларына җавап табырга ярдәм итәчәк. Ильяс хәзрәт Сабиров исә имамнарның Коръән сүрәләрен дөрес итеп укуын тикшерде.

Курслар ахырында имамнарга шул ике юнәлеш буенча викторина үткәрү көтелә.

Шул ук көнне мәдрәсәдә мөслимәләр тарафыннан укылган Коръәннең хәтемен багышлау мәҗлесе булып узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана