Баулыда Башкортостан Республикасы мөселманнарының беренче спартакиадасы үтте. Чарада Татарстанның Баулы шәһәре һәм Ютазы районының Уруссу бистәсе мөселманнары да катнашты.
Мөселман спортчылары мини-футбол, кул көрәштерү, аркан тарту буенча көч сынашты.
Баулы шәһәре командасы мини-футболда ярышларның финал өлешенә чыкты, әмма Туймазы командасы көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Аркан тартуда баулылар өченче урынны яулады, ә кул көрәштерүдә иң көчле итеп Илмир Сабиров табылды.