21-26 март көннәрендә Чаллының Тәүбә мәчетендә балалар өчен “Умырзая” дип аталган лагерь оештырылды. Әлеге лагерьда балалар Коръән аятьләрен, ислам нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнделәр.
Барлыгы 5-16 яшьлек 107 бала җыелган иде. Оештыручылар аларның язгы лагерьларе файдалы һәм мәгънәле үтсен өчен бар тырышлыкларын куйдылар.