Минзәләдә язгы каникул вакытында “Бәхетле буласың килсә” исеме астында компьютерда ярышу бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә район авылларыннан да балалар катнашты. Ярышта татар халкында ата-бабалардан сакланып килгән, ислам дине нигезләрен иң яхшы белүчеләр билгеләнде.
Нәтиҗәдә:
1 нче урын - Әлфис Галлямов (Гөлек)
2 нче урын - Азат Гәрәев (Усай)
3 нче урын - Азат Нуртдинов (Минзәлә)
Барлык катнашучыларга да истәлекле һәм файдалы бүләкләр тапшырылды.