Кичә мөселман яшьләре кабаттан фикер алышу клубына җыелды. Казанның Галиев мәчетендә узган әлеге очрашу “Мин өммәтемә нинди файда китерә алам?” темасына багышланды. Ул әүвәлгеләреннән фикерләр күплеге, аларның тулылыгы, катнашучыларның активлыгы белән аерылып торды.
Берничә төркемгә бүленеп яшьләр “Мин әти-әни, студент, гади хезмәткәр, өлкән буын вәкиле, эшмәкәр буларак өммәтемә нинди файда китерә алам?” дигән сорауларга җавап эзләде һәм әзер проектларын экспертлар хозурына тәкъдим итте.
Экспертлар итеп республика районнарында яшьләр тормышы өчен җан атып яшәүчеләр сайланган иде: Кукмара районы имам-мөхтәсибе урынбасары, Камышлы авылы мәчете имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, ТР МДНнең голәмәләр шурасы әгъзасы, Чистай районы имам-мөхтәсибе урынбасары Әнәс хәзрәт Шаязданов (алар гаиләләре белән ислам өммәтенә хезмәт итү белән шөгыльләнәләр) һәм экскурсовод, фрилансер Динә Хәбибуллина.
Чын мәгънәсендә фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, проектларны камилләштерүгә адымнар сайлауга кайтып калган бу очрашу, катнашучыларның күңелләрендә канәгатьләнү хисләре тудырды.
Шунысы кызыклы, катнашучылар арасында Кырым мөселман яшьләре вәкиле Нияра Нагаева бар иде. Ул Кырым татар яшьләренең өммәткә нинди өлеш кертүләре хакында сөйләп, очрашуга тагын бер ямь өстәде.
Киләсе фикер алышу клубы очрашуы Чистай районында узыр дип көтелә. 13 апрельдә Казанда кабаттан яшьләрне Галиев мәчетендә “Милли гореф-гадәтләр һәм дин” темасына багышланган фикер алышуга чакыралар.
Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге оештырган башка чаралар белән сез әлеге сылтама аша https://vk.com/diklub үтеп таныша аласыз.