Галиев мәчетендә дини дәрес һәр көн үткәрелә

06 май 2016 ел 11:33

Казанның Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре буенча дәресләр алып барыла, вәгазьләр сөйләнелә. Укулар атна дәвамында тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла.

Дәресләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре уздыра. Дәресләрдә теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Дәресләр һәм вәгазьләр расписаниясе түбәндәгечә:

Дүшәмбе – тәҗвид.  Дәресне Бөтендөнья  Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле, Мисыр дин белгече, шәех  Хәсән Хадия  алып бара.  Дәрес дәвамында шәех сөйләгәннәрне турыдан-туры нәзарәтнең Коръән бүлеге белгече  Булат хәзрәт Мөбарәков тәрҗемә кыла.

Сишәмбе – татар телендә вәгазьләрне нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгечләре һәм республиканың танылган имамнары сөйли.

Чәршәмбе - хәнәфи фикъһы. Дәресне нәзарәтнең Коръән бүлеге белгече  Булат хәзрәт Мөбарәков алып бара. Шулай ук айга ике мәртәбә бу көнне мөселман яшьләренең фикер алышу клубы очрашулары үткәрелә. Бу очрашуларны нәзарәтнең яшьләр бүлеге оештыра.

Пәнҗешәмбе – гакыйдә. Дәресне Казанның казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов үткәрә.

Җомга – Коръән тәфсире. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәресе.

Шимбә – хәдис. Хәдисләрне Габделгазиз хәзрәт Дәүләтшин аңлата.

Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме –  икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше өйрәнергә тиеш. Бу хакта безгә Изге Коръән аятьЛәре һәм хәдисләр дә сөйли.

-       Аллаһ Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән аяте белән безне белем алырга чакыра: "Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” – дип боера (“Галәк” сүрәсе, 1 нче аять). Дин белгечләре аңлатуынча, бу аятьтәге “Укы!” дигән сүз җирдәге һәм күктәге гаҗәеп матурлыкка, төрле мәхлукларга карап фикерлә, уйлан, белем ал дигәнне аңлата.

-       Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай ди: "Әйт син аларга: “Белгән белән белмәгән бер булырмы?” (“Зүмәра” сүрәсе, 9 нчы аять); “Аллаһы Тәгалә сезнең арадан иманлыларның һәм гыйлем ияләренең  дәрәҗәсен арттырыр. Аллаһ бөтен кылган гамәлләрегезне белеп тора” (“Мүҗадәлә” сүрәсе, 11 нче аять).

-       Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле.

Бүгенге көндә, Аллага шөкер, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәскар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп олуг шәхесләребез намаз укыган, дога кылган тарихи мәчетләр эшләп килә. 19 гасыр башында төзелгән татар халкының үзаңы, мәдәнияте, рухи байлыгы формалашкан Галиев мәчетендә гыйлем тупларга бөтен шартлар да булуы сөендерә.   

Дәресләр 18.00дә башлана. 

Галиев мәчете адресы: Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 40нчы йорт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана