Бүген Россия ислам институтында 21-27 март көннәрендә “Мөселман дини оешмалары белән идарә итү теориясе һәм практикасы” программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткән имамнарга таныклыклар тапшырдылар.
Башка еллардан аермалы буларак, дәресләрне чит илләрдән килгән ислам фәннәре белгечләре әл-Әзһәр университеты профессоры Хәмдалла Хафиз Мөхәммәт Сафти һәм әл-Карауиин университетының теология факультеты профессоры Мостафа Буҗумуа алып барды. Алар “Традицион исламның актуаль мәсьәләләре” һәм “Күп конфессияле җәмгыятьтә дөнья диннәре: тарихи-чагыштырма анализ. Динне өйрәнү фәннәрендә фәнни тикшерү методикасы” буенча дәресләр алып барды.