Үткән атнада Казан ислам университетында Ислам Дөньясы Лигасының Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасының мәгариф бүлеге җитәкчесе шәех Мөхәммәд Сүнбүл булды. Сәфәре кысаларында шәех Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашкан иде. Сөйләшү барышында Әлмәттә һәм Түбән Камада КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең бүлекчәләрен булдыру турында килешенде.
Әлеге килешүләрне дәвам иттереп, Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров Әлмәт һәм Түбән Кама районнарына сәфәр кылды. Ул район имам-мөхтәсибләре белән очрашып, Коръән-хафизлар әзерләүгә куелган таләпләр һәм башка оештыру мәсьәләләре хакында сөйләште.