Мисырда дин галимнәре белән очрашулар дәвам итә

01 апрель 2016 ел 09:50

Бу көннәрдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мисырга эшлекле сәфәр кыла. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, проректор Рөстәм Нургалеев  белән бергә Мисыр дәүләтенең Вакф министры, ислам эшләре буенча югары шура рәисе, Әл-Әзһәрнең ислам тикшеренүләре буенча академия әгъзасы, профессор Мөхәммәд Мохтар Җомга белән очрашты.

Татарстан вәкилләре Мисыр дин белгечләрен 21 майда Болгарда уздырылачак җыенга чакырдылар. Шулай ук очрашу вакытында экстремизмга һәм террорлыкка каршы көрәш буенча ике айлык курслар уздыру хакында сөйләшү булды. Моннан тыш ихтыяҗ туганда Мисыр  дин галимнәрен безгә чакыру һәм укытулар оештыру хакында килешенде. 

Очрашу ахырында мөфти Мисыр матбугат чараларына Татарстан мөселманнары эшчәнлеге һәм төрле илләр белән дини гыйлем туплау, үстерү ниятеннән хезмәттәшлек итү юлларын барлау хакында сөйләде.

МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН МИСЫРГА ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР КЫЛА

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана