Буада имамнар өчен укулар оештырылды

01 апрель 2016 ел 15:11

31 мартта Буа мәдрәсәсендә район имамнарының белемен күтәрү максатыннан оештырылган курслар төгәлләнде. Өч көн дәвамында 40 лап гакыйдә һәм Коръән буенча гыйлемнәрен арттырды. Дәресләрне Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Ильяс хәзрәт Сабиров алып   барды. 

Ябылу тантанасында Илмир хәзрәт имамнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, якынлашып килүче Раҗәб ае белән котлады һәм бу нисбәттә мөхтәсибәттә узачак чаралар белән таныштырды.  Имамнарга апрель аена намаз вакытлары, һәм “Шура” журналлары таратылды.

Шул ук көнне Буа мәдрәсәсендә Коръән уку оештырылды. Шәһәр һәм авыл абыстайлары, мөслимәләр мәдрәсәдә атнага икешәр тапкыр килеп  Коръәнне тулысынча укып чыкты. Хәтемне Ильяс хәзрәт Сабиров алып барды. Соңыннан илебезгә, район һәм шәһәребезгз иминлек, татулык сорап мәдрәсәгә хәерле дәвамлыклар насыйб булсын дип догалар кылынды. Чарада мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, Буа районы имам-мухтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл имамнары катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана