Кайбыч районының “Салават күпере” спорткомплексында авыл мәхәлләләренең якшәмбе мәктәпләрендә укучы кызлар арасында суда йөзү ярышы оештырылды.
Ярышның беренче өлеше эстафета формасында үтсә, икенче өлешендә 5-8 сыйныф укучылары шәхси беренчелеккә йөзү булды.
Эстафетада җиңүгә Олы Кайбыч авылы мәхәлләсе кызлары алды, икенче урынны Борындык авылы мәхәлләсе,ә өченче урынны Югары Кошман авылы мәхәлләсе кызлары алды.
Шәхси беренчеләккә йөзү нәтиҗәләре:
5-6 сыйныф укучылары
1 урын - Илнара Гарифуллина (Олы Кайбыч);
2 урын - Зөһрә Хәмидуллина (Олы Кайбыч);
3 урын - Кадрия Хикмәтуллина (Югары Кошман).
7-8 сыйныф укучылары:
1 урын - Илвина Җәләлиева (Олы Кайбыч);
2 урын - Адилә Хөснетдинова (Борындык);
3 урын - Фирүзә Хуҗина (Борындык).
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләккә бассейнда су коену өчен абонементлар һәм билетлар бирелде.