Татарстан дин әһелләренең күчмә пленум утырышы булды

04 апрель 2016 ел 17:35

Бүген Югары Ослан мөхтәсибәтендә ТР МДНнең күчмә Пленум утырышы үткәрелде. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Анда мөфтинең урынбасарлары, барлык имам-мөхтәсибләр, шулай ук мәдрәсә җитәкчеләре, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы, Аксакаллар шурасы әгъзалары катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт республика имамнарын сәламләп: “Быел без беренче тапкыр җыелдык. Беренче пленумны үткәрәбез. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә эшләребезне уң кылсын!” – дип теләде.  Аннары нәзарәт эшләрен барлап һәм бу елга ниятләрне җиткерде. “Иң беренче чиратта  бу елның төп темасы турында искә төшерәсе килә. Без узган җыелышта 2016 елны “Хәнәфи мәзхәбе елы”  итеп уздырырга килештек.  Чөнки бабаларыбыз юлын дәвам итү һәм алар өйрәткәннәрне халыкка җиткерү төп максат булып тора. Шуңа күрә һәр мөхтәсиб нинди генә чара уздырса да исендә тотса иде: төп сүз – хәнәфи мәзхәбе темасы. Халыкка, бигрәк тә яшьләргә, имам Әбү Хәнифә мирасын өйрәтү, мәзхәб мәсьәләләрен аңлату кирәк. Кызганыч,бездә һаман төрле карашларга, фикерләргә иярү күзәтелә”, - диде ул.

Имам-мөхтәсибләр өчен махсус оештырылган курсларга тукталды. Пленумнан соң 4-6 апрель көннәрендә мөхтәсибләр өчен укулар үткәрелә.  “Махсус дин галимнәрен чакырдык. Чөнки дини сораулар күп, фикерләр төрле, алар хакында сөйләшергә, белергә кирәк. Матуриди гакыйдәсе  өйрәтүләрен дә аңлау мөһим”, - дип искәртте Камил хәзрәт. Курсларга шәех Габдеррәзәк әс-Сәгъди чакырылды. Ул сорауларга җавап бирәчәк. Шәех Хәсән Хәдия, Камил хәзрәт Вәлиуллин, Габдулла хәзрәт Әдһамов лекцияләр укыячак.   

Шулай ук Татарстан мөфтие хәзрәтләрне май аенда үткәрелүче халыкара чараларга чакырды.

Май аенда хәзрәтләребез катнашында бик зур чаралар көтелә. 18-21 май көннәрендә татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” VII форумы, “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” халыкара конференция, KazanSummit уздырыла. Шулай ук вакф һәм хәләлгә кагылышлы чаралар көтелә. 19 май көнне Фәннәр Академиясендә “Мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы була .

Болар белән бергә барчабыз өчен дә бик мөһим ике чара – Болгар җыены була һәм Болгар ислам академиясе бинасына нигез салына. 

Татарстан мөфтие Пленум кысаларында нәзарәт һәм шәхсән үз исеменнән Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәтне, Минзәлә һәм Тукай районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәтне һәм Кама Тамагы мөхтәсибе Галимулла хәзрәтне юбилейлары белән котлады.  “Сез барыгыз да динебез өчен бик күп тырышлыклар куйган хәзрәтләр. Аллаһы Тәгалә эшләрегезнең әҗер-савапларын мулдан бирсен. Ныклык-сәламәтлек телим. Алга таба да бергәләп эшләргә язсын”, -диде.

Камил хәзрәттән соң сүзне Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюповка бирделәр. Ул республика мөхтәсибәтләрендә шураның бүлекчәләре булдырылуын хәбәр итте һәм эшчәнлекләренең төп максатларын аңлатып үтте. Монардан тыш, көн тәртибендә мөфти урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батырның,Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшинның, нәзарәт бүлекләре җитәкчеләре һәм “Татарстан Республикасының Вакф” генераль директоры чыгышлары тыңланылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана