Мөнәҗәтләр кичәсенә рәхим итегез!

05 апрель 2016 ел 10:24

7 апрельдә сәгать 17.00дә Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда “Мөнәҗәтләр кичәсе” уздырыла.

Мөнәҗәт ул татар халык фольклоры жанры. Гарәпчәдән мөнәҗәт сүзе – үз-үең белән ялгыз калып сөйләшү, уйларны чистарту, дога кылу, Аллаһка кичерүне сорап мөрәҗәгать итү мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Мөнәҗәтләрнең  шактые Аллаһка һәм аның пәйгамбәрләренә багышланган. Тормыш һәм үлем турында уйланып язылганнары күп. Шулай ук “әниләр” мөнәҗәтләре бар.

“Мөнәҗәтләр кичәсе”ндә Лилия Җиһаншина үзе һәм анның җитәкчелегендә “Мөкатдәс”, “Хәзинә” ансамбльләре, Сәйдә абыстай Аппакова, Сания абыстай Курмакаева, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар һәм этномузыка кафедрасы студентлары катнаша. Кичәнең кунагы – Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Гөлзада Сафиуллина.
 

Билет бәясе:

өлкәннәр - 150, пенсионерлар, студентлар - 80 сум, мәктәп балаларына түләүсез.

Телефон: 8(843)567-81-52, 567-81-25

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана